14 гыйнвар көнне өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында бик күп бүләкләр, Кыш бабай һәм Кар Кызы белән Яңа ел бәйрәме узды.
Әби-бабайлар матур киемнәрдә, күзләрендә - шатлык. Иске Яңа ел белән интернатта яшәүчеләрне район мәдәният йорты артистлары котлады. Бәйрәм уеннар, конкурслар, котлаулар, шигырьләр белән үрелеп барды.
Без - мәдәният хезмәткәрләре өчен олы яшьтәге кешеләр белән янәшә булу - чын игелек һәм хөрмәт дәресе.
Бәйрәм бер сулышта узды. Һәр катнашучы Кыш бабайдан бүләк кенә түгел, күңел күтәренкелеге һәм яхшы кәеф алды.