2022 елның 17 гыйнварында Чирмешән муниципаль районы Иске Котыш авыл җирлегендә халык җыены узды

2022 елның 18 гыйнвары, сишәмбе

Иске Котыш авыл җирлегендә 198 йорт бар, аларда 454 кеше теркәлгән. Бер елда йортлар - бергә, кешеләр саны 13кә кимегән. Былтыр 4 бала туган, 8 кеше вафат булган. Мәктәптә 26 укучы белем ала. Кырыклап кеше эшсез. Башка җирлекләрдәге кебек, монда да демографик хәл мактанырлык түгел.

Җыен, гомумән алганда, тыныч үтте. Иске Котыш җирлеге Советы төрле проблемаларны вакытында чишәргә тырыша, соңгы елларда уңай үзгәрешләр дә шактый, шуңа да сораулар күп булмады. Инвестор Висхан Тепсуркаев хуҗалыгы пай өчен исәп-хисап ясады, диделәр, әмма түләү суммасын арттыруны сорадылар. Бу хакта соңрак, инвестор катнашында булачак пайчылар җыелышында аңлашырга килештеләр. Урамнарны кардан чистартуны да контрольдә тотачаклар. Быел тоташ әллә ничә көн яуган карны сәгате-минуты белән чистартып өлгерү кыенрак шул.

Бүгенге чарада җирлек башлыгы Александр Митякин отчет ясады, пенсия тәэминаты, социаль хезмәт күрсәтү, законлылык, шәхси хуҗалыкларга дәүләт ярдәме һәм башкалар турында да мәгълүмат җиткерделәр. Җыенга ветеринария берләшмәсе, полиция, электр челтәрләре, аграр техникум, башка кайбер оешмалар  җитәкчеләре дә килгән иде.

Тулырак: http://nashcheremshan.ru/news/beznen-rayonda/iske-kotyshta-tabiblyk-ambulatoriyase-tzelchk

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International