Бәркәтә авыл җирлегенең "КолкеVIRUS" КВН командасы район башлыгының күчмә кубогына ия булды

2022 елның 30 гыйнвары, якшәмбе

Районда Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районының эшче яшьләр командалары арасында III район КВН фестивале тәмамланды.
Районда КВН фестивале инде өченче тапкыр уза. Аның дүрт зонада узган сайлап алу этабында 25 команда, барлыгы 236 кеше катнашты. Район мәдәният йортында узган финал уеннарында 10 команда көч сынашты.

Быел фестивальдә жюри составы алышынды, хәзер аңа мәдәният өлкәсендә генә түгел, ә башкарма комитет, сәламәтлек саклау, социаль өлкә, нотариус өлкәсе белгечләре дә кертелде.

Уенда катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе Илфат Шәйдуллин сәламләде.

Өч конкурс позициясеннән соң фестиваль нәтиҗәләре түбәндәгечә булды:
Оешмалар арасында
1 урын - 1 нче Чирмешән урта мәктәбе командасы.

2 урын - "Безусый нянь" КВН командасы район үзәге балалар бакчаларының җыелма командасы

3 урын - Чирмешән үзәк китапханәсе "5 элемент" КВН командасы

Авыл җирлекләре арасында
1 урын - Бәркәтә авыл җирлеге "КолкеVIRUS" КВН командасы

2 урын - Лашман авыл җирлегенең "Лашман мишәрләре" КВН командасы

3 урын - Түбән Кәминкә авыл җирлегенең "Күршеләр" КВН командасы

Финалистлар дипломнарын түбәндәге КВН командалары алды:
- "Аншлаг" - Ивашкино авыл җирлеге;
- "Девчата+2" - Яңа Элмәле авыл җирлеге;
- "Шешминские бабки һәм компания" - Шешминка авыл җирлеге;
- "Без авыл малайлары" - Яңа Кади авыл җирлеге.

Чирмешән муниципаль районында мәдәниятка ярдәм иткән өчен район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр:
1. Бәркәтә авыл җирлеге башлыгы-Ринат Сибгатуллин;
2. Яңа Кади авыл җирлеге башлыгы-Минграй Әминов;
3. Кармыш авыл җирлеге башлыгы-Илдар Фәтхетдинов;
4. Лашман авыл җирлеге башлыгы-Равил Фәттахов;
5. Ивашкино авыл җирлеге башлыгы-Николай Емельянов;
6. Туймәт авыл җирлеге башлыгы-Айдар Кәримов.

Фестивальнең башкарма дирекциясеннән махсус призлар:
1. "Иң яхшы экипировка" номинациясе - "Яхшы кызлар" КВН командасы-Мордва Афонькәсе авыл җирлеге;
2. "Фестивальнең иң актив катнашучысы" номинациясе-Сергей Стродухин ("Оптимистлар" КВН командасы) Чирмешән авыл җирлеге;
3. "Команданың иң яхшы капитаны" номинациясе-Әнисә Баһманова ("Күршеләр" КВН командасы) Түбән Кәминкә авыл җирлеге;
4. "Фестивальнең иң яшь катнашучысы" номинациясе-Камилә Маслахова ("Лашман мишәрләре" КВН командасы) Лашман авыл җирлеге;
5. "Оригиналь дуэт" номинациясе - "Шешминские бабки һәм компания" КВН командасы (Шешминка авыл җирлеге);
6. "Фестивальнең иң актив уенчысы" номинациясе-Марина Рязанская ("Шешминские бабки һәм компания" КВН командасы) Шешминка авыл җирлеге;
7. "Иң яхшы актер" номинациясе - Лилия Хәкимова ("Көлке кооперативы" КВН командасы) район мәдәният йорты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International