Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә:
2022 елның 1 феврале 18 сәгатьтән 2 февраль 6 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.
Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 2 февралендә төнлә урыны белән:
- күз күреме 1-2 км га кадәр начараю белән буран;
- көчәйгәндә секундына 15 метрга кадәр көчле җил.