Без сине хәтерлибез, Ленинград!

2022 елның 2 феврале, чәршәмбе

27 гыйнвар-Ленинград блокадасы өзелү көне, ул 900 көн һәм төн дәвам иткән. Шәһәрнең Невадагы оборонасы совет халкының тиңдәшсез батырлык һәм рух көче символына әверелде. Бу дата уңаеннан мемориаль үзәктә «Без сине хәтерлибез, Ленинград!» исемле чара узды. Чарада кадетлар мәктәп-интернаты укучыларына шәһәрнең фаҗигале вакыйгасы һәм Ленинград блокадасындагы көннәре турында презентация күрсәтелде. Катнашучылар һәлак булган  шәһәр халкын бер минут тынлык белән искә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International