Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итте:
2022 елның 2 феврале 18 сәгатьтән 3 февраль 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.
Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 3 февралендә төнлә һәм көндез урыны белән көчле кар, буран, күз күреме 1000 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк начарлана, 15-17 метрга кадәр көчле җил, бозлавык, юлларда кар көртләре, төнлә һәм иртән урыны белән томан.