Минем бабам фронтта булган

2022 елның 4 феврале, җомга

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгы алдыннан Чирмешән районы "Юнармия" отрядында катнашучылар "Минем бабам фронтта булган" дип исемләнгән проектларын якладылар. Балалар гаилә ядкарьләрен җыйдылар, гаилә фотоларын, хатларын, документларын, туганнарының шәхси эшләрен таптылар. Үткәрелгән эш нәтиҗәсендә Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнары турында мәгълүмат һәм аларның Җиңүне якынайтуга керткән өлешләре турында мәгълүмат тупладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International