Тыл хезмәтчәннәрен юбилее белән котладылар

2022 елның 6 феврале, якшәмбе

2022 елның гыйнвар ахырында Түбән Чегодай авылыннан Дәүләтшина Кәримә Сәхап кызын, Шешминка  авылыннан Атарская Лидия Григорьевнаны 90 яшьлек юбилее белән котладылар, ә Нагорныйдан Евдокимова Федосия Григорьевна һәм Туймәт авылыннан Саубанова Мөгалимә Мисбах кызы 95 яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр.

Чирмешән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын башкаручы Шәмсетдинов Илгиз Самат улы һәм район социаль яклау бүлеге начальнигы Әхмәдуллина Рушания Солтан кызы Россия Президенты Владимир Владимирович Путинның котлау хатын, шулай ук район башлыгы Фердинат Мидхәт улы Дәүләтшинның котлау хатын һәм бүләк тапшырдылар.

Ветераннарыбыз өлешенә төшкән сынауларга карамастан, алар оптимизмны саклыйлар, язмышларына рәхмәт белдерәләр һәм һәр үткән көнгә сөенеп яшиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International