Музейда күренекле татар музыканты - баянчы, концертмейстер, педагог, танылган «Саз» татар вокаль ансамбленең иҗат җитәкчесе Рифкать Габделәхәт улы Гомәровның тууына 80 ел тулуга багышланган күргәзмә эшли.
Рифкать Гомәров 1959-1962 елларда Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә халык коллективлары бүлеге аккомпаниаторы булып эшли. 1950 еллар азагы-1960 еллар башында татар музыкасы булган барлык пластинкалар да диярлек аның катнашында чыга. 1968 елда «Тасма» җитештерү берләшмәсе клубы каршындагы танылган «Саз»вокаль ансамбле оештыра. 1971 елда Баян классы буенча Казан музыка училищесын (1971) һәм Казан мәдәният институтында хор дирижеры бүлеген тәмамлый. 1986 елдан 2 нче Казан педагогика училищесында укыта. Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре. Рифкать Гомәров җитәкчелегендәге «Саз» ансамбле киң танылган һәм бөтен татар дөньясының мәхәббәтен яулады. Аңа СССРда гына түгел, Болгариядә, Румыниядә, Чехословакиядә һәм Германиядә дә тамашачылар кул чапты.