4 февраль көнне Аксубай район мәдәният йортында «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсына йомгак ясалды.
Бәйге онлайн форматта узды. Конкурска алты районнан 33 катнашучы теркәлгән, алар Алексеевск, Әлки, Чистай, Нурлат, Яңа Чишмә, Спас, Аксубай һәм Чирмешән муниципаль районнары вәкилләре. Шул исәптән безнең районнан – Әккәрәй мәдәният йорты директоры Лидия Квакова, "Мәрхәмәтле йөрәк" үзәге директоры Фирдәүс Мурадымова, "Ромашка" балалар бакчасы мөдире Наталья Чернова. "Ел ир - аты-хатын-кыз карашы" номинациясендә безнең районны табиб-педиатр Сәидакмал Әнвәр тәкъдим итте.
Жюрины «Татарстан хатын-кызлары» РИО Президиумы әгъзасы, профсоюзларның уку-тикшеренү үзәге директоры, Татарстан Республикасы һөнәр берлекләре федерациясе матбугат үзәге җитәкчесе Ирина Пузакова җитәкләде. Бәяләү комиссиясе составында алты район вәкиле дә эшләде.
