Чирмешән район газ эксплуатацияләү хезмәтендә хезмәт коллективы җыелышы булып узды

2022 елның 8 феврале, сишәмбе

Чирмешән район хезмәт коллективы җыелышы  район башкарма комитеты җитәкчесе Илфат Шәйдуллин  һәм район Советы Аппараты җитәкчесе Фәнис Камалов  катнашында узды.

Җыелышта иң актуаль темалар күтәрелде һәм тикшерелде.

Чирмешән РЭСы начальнигы Ришат  Гатин 2021 елгы эш нәтиҗәләре һәм 2022 елга бурычлар турында хисап тотты.

Техник хезмәт күрсәтү һәм РЭГС абонентларына керү мәсьәләләре каралды.

Шулай ук абонентларның бурычлары буенча да сөйләшү булды.

Садовая урамы ягыннан Чирмешән РЭСы бинасына турыдан-туры тротуар юлы булмау проблемасы да  күтәрелде.

Җыелыш ахырында мөһим проблемаларны хәл итүдә үзара хезмәттәшлек итү турында карар кабул ителде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International