Социаль яклау бүлеге шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару буенча социаль контракт шартларында матди ярдәм тәкъдим итә. Мөгезле эре терлек үрчетү белән шөгыльләнүче, кош-корт үрчетүче, шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару тәҗрибәсе булган аз керемле гражданнар мөрәҗәгать итә ала.
Кыскача: яшәү минимумыннан түбәнрәк керем алаучы, гаиләнең бер әгъзасына милектә-40 кв. м. кимрәк торак мәйданы булучы, җир участогы 20 сутыйдан ким, йөк автомобильләре булмаган гаилә аз керемле дип таныла. Пайлары булган һәм аны арендага бирүчеләр җир арендаторыннан керем турында белешмә алып киләләр.
Акча - йорт хайваннары, кош-корт сатып алуга бирелә.
Ярдәмнең суммасы 75000 сум. Соңыннан акча чыгымы турында документ тапшырырга кирәк.
Тулы мәгълүматны 2-29-38 телефон аша алырга мөмкин.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Чирмешән муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге.