Татарстан Республикасында яшәүчеләр иң рәхмәтле дип табылды

2022 елның 11 феврале, җомга

Бу хакта Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасында «Минем балачак – сугыш» бөтенроссия акциясенең еллык йомгаклау чарасы барышында игълан ителде. Акция кысаларында волонтерлар балачаклары сугыш елларына туры килгән гражданнарга ярдәм күрсәттеләр, аларның видео истәлекләрен яздырдылар, ветераннар белән меңләгән очрашулар уздырдылар.

Акция 2020 елда старт алды һәм Россия Федерациясе Президенты Администрациясе җитәкчесе А. Вайно тарафыннан расланган Хәтер һәм дан елының төп чаралары планына кертелде. Акция геройлары – 3 меңнән артык сугыш баласы. Еллык йомгаклау чарасы 4 меңнән артык тамашачыны җыйды (трансляциягә сылтама: https://youtu.be/mYUEgjNttJM).

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International