Халыкара китаплар бүләк итү көне

2022 елның 14 феврале, дүшәмбе

14 февраль көнне дөньяда гадәти булмаган акция – Халыкара китаплар бүләк итү көне уза. Бу календарьдагы иң яшь бәйрәмнәрнең берсе, китап бүләк итүче һәм китап укуга мәхәббәт тәрбияләүчеләрне берләштерә. Инициативаны бөтен дөньяда хупланды һәм яңа энтузиастлар һәм катнашучылар табуын дәвам итә. Бәйрәмне алга этәрүдә танылган авторларның, блогерларның ярдәме зур булды. Халыкара китаплар бүләк итү көне - ул ирекле инициатива.

Бу көнне без «Китапханәгә китаплар бүләк ит" акциясенә йомгак ясыйбыз. Акциядә Чирмешән районы халкы, шулай ук безнең укучыларыбыз катнашты. Китапларны без бик теләп кабул иттек һәм аларга чын күңелдән рәхмәт белдерәбез, чөнки аларның бер өлеше, иң кыйммәтле, фондларны комплектлауга бара.

Безнең китапханә бүләк итүчеләр арасында Әмирдән эшмәкәрләр Фазыл һәм Миндар Әгъләмовлар да бар. Алар район китапханәләренә 66 000 сумлык 80 данә туган якны өйрәнү әдәбияты бүләк иттеләр. Чирмешән районы благочинные Филимонов А., Ганиева С. С., Сөләйманова А. В. һәм Чирмешәннән Шәрәповлар гаиләсе, Казаннан Әхмәтҗанов Д. М. үзәк китапханәгә төрле жанрдагы әдәбият бүләк иттеләр. Акциядә катнашучыларның барысына да рәхмәтләребезне җиткерәбез, алар ярдәмендә китапханә фондларын тулыландырдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International