Сугышчы-интернационалистлар истәлегенә уздырылган батырлык сәгатенә Чирмешән лицееның 5а сыйныф укучылары чакырылды. Анда алар Әфганстанда, Чечняда, Таҗикстанда, Абхазиядә һәм башка кайнар нокталарда интернациональ бурычларын үтәгән хәрбиләрнең хезмәт итү тарихы, шулай ук «рух», «зеленка», «вертушка», «груз-триста» кебек хәрби жаргон белән таныштылар. Сугышчы –интернационалистлар көненә багышланган "Хәтер сөйләсен ... " дип исемләнгән күргәзмәдә булдылар.