16 февраль көнне 1нче Чирмешән урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гайнетдинова Мөслимә Галимҗан кызы Нурлат шәһәрендә узган «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия конкурсының зона этабында катнашты. Әлеге конкурсның максаты: туган тел (татар) теле һәм әдәбияты укытучыларының статусын күтәрү, педагогик тәҗрибәне һәм һөнәри осталыкны тарату.
