2022 елның 17 февралендә 2нче Чирмешән урта мәктәбе укытучылары: география укытучысы Суворова Ирина Александровна һәм тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Барабашкин Артем Вячеславович Болгар шәһәрендә узган «Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының зона этабында район данын якладылар. Конкурсантлар ачык дәресләр үткәрделәр һәм үз-үзләренә анализ ясадылар, хезмәттәшләре өчен мастер-класс күрсәттеләр.
