Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә:
2022 елның 22 феврале 6 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.
Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 22 февралендә иртән һәм көндез урыны белән:
- көньяктан, көньяк - көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр;
- күз күреме 1000 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк булган буран;
- юлларда урыны белән көчле бозлавык, кар боткасы.