Туган як тарихы музеенда «Россия халыкларының гореф-гадәтләре» дигән музей дәресе үткәрелде. Лицей укучылары төрле халыкларның тарихын, гореф-гадәтләре белән бик теләп таныштылар. Рус һәм татар халыкларының гореф-гадәтләрен чагыштырым мисаллар китерделәр, охшашлыклар һәм аерымлыклар таптылар. Кунакчыллык манералары һәм милли ризыклар белән таныштылар, анда самавырдан татлы чәй һәм коймак белән сыйландылар.