Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы

2022 елның 5 апреле, сишәмбе

Бүген Чирмешән районында "Гаилә тарихында Гасырлар кайтавазы" нәсел шәҗәрәсе конкурсының зона этабы узды. Гаилә конкурсын Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты оештырды. Зона этабында катнашу өчен төрле районнардан 9 гаилә гариза бирде:Чирмешән, Бөгелмә, Әлмәт, Ютазы, Мөслим, Сарман, Баулы, Лениногорск, Азнакай районнары.

-Конкурсның максаты-гаилә элемтәләрен, буыннар бәйләнешен ныгыту, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Зәкәри кызы Габдрахманова. "Гаилә-ул илнең нигезе”.  Бу традицияләрне саклау, аларны буыннан-буынга тапшыру мөһим, дип билгеләп үтте Г. Габдрахманова.

Конкурсның беренче этабы район мәдәният йортының йолалар залында узды. Катнашучылар хөкемдарларга үз гаиләләрендә пешерелә торган милли ризыклар тәкъдим иттеләр. Сыйлар арасында пироглар, коймак, пылау, казлар һәм төрле милли тәм-томнар бар иде.

Катнашучыларның бурычы - ризык әзерләү турында сөйләү генә түгел, ә хөкемдарларга бу сыйның ни өчен гаиләнең «визит карточкасы» булуын аңлату да. Шулай итеп, конкурсантларга шәҗәрәсе турында сөйләргә һәм алдан төзелгән генеалогик агачны күрсәтергә кирәк иде.

Бәйгенең икенче этабы визит карточкасы :«Танышыгыз минем гаилә, минем нәсел җебем!»

Катнашучылар матур концерт номерлары һәм үзлэренен шәҗәрәләрен тәкъдим итте.

Нәтиҗәләр буенча беренче урынны Бөгелмә районы, икенче урынны Чирмешән районы Түбән Кармалка авылыннан Мортазиннар гаиләсе, өченче урынны Азнакай районы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International