"Мерчен"фольклор коллективы

2022 елның 13 апреле, чәршәмбе

"Мерчен" фольклор коллективы 2002 елда Ивашкино мәдәният йорты каршында оештырыла. Коллективның җитәкчесе - Лялякова Вера Владимировна. Коллективның төп максаты - туган якның матурлыгын, халык йолалары һәм бәйрәмнәренең байлыгын күрсәтү. Район халкы арасында чуаш мәдәниятен өйрәнү һәм торгызу, халык традицияләрен саклау - иң мөһим бурыч. Коллектив составында төрле һөнәр ияләре: укытучылар, бухгалтер, тәрбиячеләр, сәүдә хезмәткәрләре һәм башка һөнәр ияләре. Коллектив эшендә яшьләр һәм мәктәп яшендәге балалар бик теләп катнашалар. Коллектив район күләмендәге күп кенә чараларда бик теләп катнаша, тамашачыларны үзенең җырлары, биюләре белән сөендерә. "Мерчен" - ел саен үткәрелә торган "Уяв" республика чуаш бәйрәмендә катнаша. Коллектив үткәннең энҗесен саклап калу һәм киләчәк буыннарга тапшыру өчен барысын да эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International