«Пилеш» фольклор коллективы 1992 елда Чирмешән районы Яңа Элмәле авыл мәдәният йорты каршында оешкан. Хәзерге вакытта коллективта 25 яшьтән 60 яшькә кадәрге 19 кеше шөгыльләнә. .Ансамбль репетицияләре атнага бер тапкыр - якшәмбе көннәрендә, төрле чараларда чыгыш ясарга кирәк булганда, репетицияләр ешрак уза.
«Пилеш» коллективын булдыруның чишмә башында Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Давыдова Татьяна Петровна торды. Хәзерге вакытта ул коллектив солисты булып тора (лаеклы ялга киткәннән соң).
2019 елдан коллектив җитәкчесе - Ильина Инна Николаевна. 2002 елда ансамбльгә «халык» исеме бирелә.
Ансамбль оешканнан бирле фольклор-сәхнә юнәлешендә эшли, шул ук вакытта гореф-гадәтләрне һәм башкару манерасын саклап калырга тырыша. Ансамбль репертуарында йола, уен, бию, кунак, әйлән-бәйлән җырлары. Җырларны башкару вакытында рус халык уен кораллары кулланыла.
Ансамбль «Колядка», «Троица», «Питрау», «Симек» кебек театральләштерелгән тамашалар һәм йолалар куйды.