4 нче октябрь көнне Чирмешән өлкәннәр һәм инвалидлар йор-интернатында Өлкәннәр көненә багышланган тантаналы чара узды. Интернатта тәрбияләнүчеләрне Өлкәннәр көне белән Башкарма комитет җитәкчесе Айбатов Рамил Тәлгать улы, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Әхмәдуллина Рушания Солтан кызы һәм йорт-интернат директоры Закиров Илшат Бари улы котлады. Өлкәннәр өчен бәйрәм табыны оештырылды. Алар өчен мәдәният йорты хезмәткәрләре концерт күрсәтте.
Рамил Тәлгать улы, үз чиратында, бәйрәм табынына ризыклар алып килде.