Абдуллина Минслу Вафа кызына 90 яшь

2022 елның 7 октябре, җомга

Абдуллина Минслу Вафа кызына 90 яшь.

Бәркәтә авылында яшәүче Абдуллина Минсла Вафин кызын 90 яшьлек юбилее белән район социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Солтан кызы Әхмәдуллина, Бәркәтә авыл җирлеге башлыгы Ринат Мәхмүт улы Сибгатуллин тәбрик итте.

Юбиляр адресына җылы сүзләр әйттеләр, тормыш тәҗрибәсе, зирәклеге,  кешеләр белән тату яши белүе, берничә буын туганнары өчен үрнәк булуы өчен рәхмәт белдерделәр. Аның янәшәсендә – яраткан кешеләр, кадерле балалары, оныклары, оныкчыклары.
Минсылу Абдуллина Әмиров авылында туып-үскән. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа нибары 9 яшь була. Башкалар кебек үк, колхозда эшләргә туры килде. Ире белән биш бала үстергәннәр, бүген ул улы Рәшит тәрбиясендә яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International