12 нче октябрь көнне Кармыш төп гомуми белем бирү мәктәбендә тантаналы чара узды

2022 елның 13 октябре, пәнҗешәмбе

 12 нче октябрь көнне Кармыш төп гомуми белем бирү мәктәбендә тантаналы чара узды. Ул якташыбыз, журналист, язучы, Бөтенроссия журналистлар берлеге әгъзасы, Рафаил Төхвәтуллин исемендәге премиясе лауреаты, Дамир Таҗиевның ”Кармыш мөселман мәхәлләсе” исемле чираттагы китабын тәкъдир итүгә багышланган иде. Китап Кармыш авылының Ислам дине әһелләренә багышлап язылган.Тантанада Әлмәт , Казан шәһәрләреннән килгән кунаклар катнашты. Шулай ук укучылар, әти-әниләр, укытучылар чакырылган иде.Чарада катнашучылар китап авторы Дамир Нәзир улының, Камил хәзрәт һәм Вәгыйз хәзрәт, Түбән Кәминкәдән килгән укытучы Минсылу Зәкиулла кызының, мәгариф бүлеге  начальнигы Маркова Ольга Владимировнаның, мәктәп директоры Якупова Гөлнур Фатих кызының чыгышларын бик кызыксынып тыңладылар. Аларның чыгышлары концерт номерлары белән үрелеп барды. Әлмәт шәһәренең Риза Фәхретдин исемендәге  1 нче гимназия укучылары, Гаптулхакова Гөлнур Язкәр кызы җитәкчелегендәге “Салават күпере” театр студиясе тамашачыларны үзләренең концерт номерлары белән шатландырды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International