15 октябрьдә Урманасты Үтәмеш авылында мәчетнең яңа бинасы ачылды

2022 елның 17 октябре, дүшәмбе

Урманасты Үтәмеш авылында яңа мәчет төзү биш ел элек башланган иде. Бинаны Чирмешән ягыннан авылга керүче юл уңаенда, элеккеге мәчет урынында төзеделәр.

 -Ул мәчет бинасын яхшы хәтерлибез, берара колхозның бөртек склады да булып торды. Нишлисең, заманасы шундый иде, анда ашлык урнаштырып йөргәннәребез әле дә истә. Хәзер Һадый абзый уллары шушы урында менә нинди матур бина корып куйдылар.  Мәрхүм Һадый абзый белән Әкълимә апаларның рухлары шатлансын, балаларына исәнлек-саулык бирсен. Мәчетебез буш тормасын, ишегенә йозак эленмәсен, - диде  биредә яшәүче 80 яшьлек Тәскирә апа Вахитова.

Тарихка күз салсак, Урманасты Үтәмеш авылына 1780 елларда нигез салына. Хәзерге буын хәтерләгән иске мәчет бинасы исә 1908 елда төзелеп,  1930 елда ябылган. Олылар сөйләве буенча, 1982 елда аның манарасын җил аудара, соңрак бина бөтенләй тузып тарала.  Дингә кайту елларында, 1995 елда авыл үзәгендә колхоз көче белән  җыйнак кына бер бина төзелә. Урманасты Үтәмеш халкы бүгенге көнгә кадәр шушында гыйбадәт кылды.

 

 Ә хәзер ачылган яңа мәчет бинасын бертуган Хәбир, Хәмит, Радик һәм Ренат Хәсәновлар төзетте. Олылары Хәбир – ул төп иганәче, Себер якларында эшләгән, Казанда яши, эшмәкәр.

 -Колхоз төзеткән мәчет бинасын ремонтлау турында сүз чыккач, энеләрем белән киңәшләшеп, нәкъ борынгысы урынында яңа мәчет төзү турында сөйләштек.  Казандагы, Себердәге дусларыбыз, район, авыл җирлеге җитәкчелеге ярдәме белән Аллаһ йортыбыз менә шундый булып өлгерде, бик зур рәхмәт булышучыларга, - диде ул мәчетне ачу тантанасында. - Мәчеткә әниебез Әкълимәнең исемен бирдек. Авылдашларыма үтенечем: бинага тыштан гына түгел,  көн дә килеп, җомгаларга йөреп, эченә кереп соклансагыз иде.  

 Хәсәновларның авылдагы төп йортларында туганнары Ренат яши. Хәбир Һадый улының да кайтып йөрергә үз йорты бар.

Бүген Урманасты Үтәмеш авылындагы 80ләп йортта 150 тирәсе кеше яши. Иске Үтәмеш авылы мәктәбенә  12 бала йөреп укый, мәктәпкәчә яшьтә 2 бала бар. Җомга намазларында биш-алты кеше катнаша. Имамлык эшен моңа кадәр Әкрәм абый Исхаков алып барган, тик мөхтәрәм ветеран олыгайды - 85 яшьтә, ул тантанада да катнаша алмады.

 

 Мәчетне ачу - авыл халкы өчен зур бәйрәм. Һәр йорт каршында әллә ничә машина: шәһәрләрдә, Чирмешәндә яшәүчеләр күп кайткан.

 -Халкыбыз, бигрәк тә  яшьләребез дингә тартылсын. Мәчетне төзетүчеләргә -  бүгенге заманда шундый изге эшкә үзләреннән өлеш чыгарган якташларыбызга – бертуган Хәсәновларга бик зур рәхмәт. Урманасты Үтәмеш авылы халкын шушы истәлекле вакыйга белән тәбрик итәм. Монда азан тавышы тынмасын, халык күңеленә иман нуры иңсен, - диде тантанада катнашкан район җитәкчесе Рамил Айбатов.

 Рамил Тәлгать улы Хәбир Хәсәновка район башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатын һәм мәчеткә бүләк тапшырды.

Тулырак: http://nashcheremshan.ru/news/din-ham-tormyish/urmanasty-utames-avylynda-iana-macet-binasy-acyldy

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International