Армиядә хезмәт итү егетләр тормышында мөһим вакыйга, һәм ел саен яз һәм көз айларында яшь егетләр «тормыш мәктәбе»нең бу мәҗбүри өлешен узу өчен хәрби хезмәткә китәләр.
Район мәдәният йортында Хәрби хезмәткә чакырылучылар көне узды. Армиягә чакырылучыларны район җитәкчелеге котлады.
Чарада Чирмешән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Шәйдуллин Илфат Нәгыймулла улы, Татарстан Республикасы Чирмешән һәм Аксубай районнарының хәрби комиссары Иванов Сергей Васильевич, дин әһелләре Шәүкәт хәзрәт һәм Василий атакай чыгыш ясады. Шулай ук Үзәк хәрби округ инспекторы генерал-майор Молоствов Анатолий Петрович котлау сүзләре җиткерде.
Кадет мәктәбе хоры һәм яшь үзешчән сәнгать осталары чыгышлары бәйрәмнең бизәге булды.