Бүген, 19 нчы октябрьдә, район мәдәният йортында "Тормыш көзе алтын булсын" исемле ял кичәсе булды.
Бәйрәм кунаклар күңеленә хуш килде. Алар бәйгеләрдә катнашып, бии, артистлар белән бергә яраткан җырларын җырлый һәм, әлбәттә инде, иҗади сәләтләрен күрсәтә алды.