Яшь янгын сүндерүчеләр дружиналары җитәкчеләре семинары
Янгыннарда балигъ булмаганнарның үлемен кисәтү, үсеп килүче буын белән эшләү, балаларны тормыш куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтү, шулай ук янгын һәм коткаручы һөнәрен популярлаштыру - Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Бөтенроссия ирекле янгын сүндерү җәмгыяте хезмәткәрләренең өстенлекле юнәлешләренең берсе. Яшь янгын сүндерүчеләр дружиналарын булдыру шундый юнәлешләрнең берсе булып тора. Семинарда яшь янгын сүндерүчеләр дружиналары җитәкчеләре, Чирмешән районы ОБЖ укытучылары катнашты. Әлеге чараны ОБЖ буенча методист Нурисламова Г.Р. үткәрде.
Семинар яшь янгын сүндерүчеләр дружиналары җитәкчеләренә методик ярдәм күрсәтү, янгын куркынычсызлыгын пропагандалау, шулай ук укучылар профориентациясендә ярдәм итү һәм янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар һөнәрен популярлаштыру максатыннан үткәрелде.
Семинар ахырында катнашучылар үз фикерләре белән уртаклаштылар.