«Чирмешән лицее» МББУ базасында дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек сыйфатын күтәрү максатында район мәктәпләре укытучыларына БДИ предметлары: математика, рус теле, җәмгыять белеме, химия, физика, биология, информатика буенча өстәмә консультацияләр оештырыла.
22 октябрьдә математика буенча консультацияләр үткәрелде (профиль дәрәҗәсе), анда11 нче сыйныфның 30 укучысы катнашты.
Ел дәвамында фән укытучылары чыгарылыш сыйныф укучылары белән гадәти хаталардан саклану өчен иң катлаулы биремнәрне тикшерәчәкләр.