21 октябрьдә Әлмәт шәһәрендә «Татарстан Республикасының балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе - 2022» республика конкурсының зона этабы узды.
Конкурста 12 район вәкилләре катнашты.
Презентация барышында һәр катнашучы җәмәгать тәрбиячеләре институтына, аерым алганда, тәрбияләнүчеләргә һәм коллегаларга, гаиләгә, тормыш приоритетларына карата мөнәсәбәтләрен ачты, үз укучысын реабилитацияләү буенча индивидуаль программа турында сөйләде.
Чирмешән районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының балигъ булмаганнар эшләре бүлеге өлкән инспекторы, полициянең кече лейтенанты Игнатьева Диләрә Илдар кызы конкурсның зона этабында җиңүче булды.
Конкурсының финалы Казанда ел ахырында узачак.