24 октябрьдә Чирмешән район үзәгендә мобилизациләнгән гражданнарны хәрби хезмәткә озаттылар. Чарау хәрби комиссариат бинасы янында узды, анда мобилизацияләнүчеләрнең туганнары һәм дуслары җыелды.
Район җитәкчесе Айбатов Рамил Тәлгать улы мобилизацияләнгәннәргә мөрәҗәгать итеп, уңышлы хезмәт итүләрен һәм егетләрнең исән-сау кайтуларын теләде.
Иң дулкынландыргыч мизгелләрнең берсе-туганнары белән хушлашу тантанасы. Әниләр, әтиләр, хатыннар, балалар, дуслар, туганнар – бөтен мәйдан кешеләр белән тулган иде. Алар барысы да туганнарын хезмәткә озатырга килделәр.
Мобилизацияләнүчеләр саубуллашкач, автобуска утыртып, Казанга хәрби әзерлек узарга җибәрделәр.