Район җитәкчесенең мобилизацияләнүчеләр белән очрашуы

2022 елның 26 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айбатов Рамил Тәлгать улы, Чирмешән муниципаль районы башкарма комитетының яшьләр эшләре секторы мөдире Мотыйгуллин Җәүдәт Задит улы һәм Ивашкино һәм Түбән Кармалка авыл җирлекләре башлыклары җитәкчелегендәге делегация безнең районнан танк училищесына, полигонга бардылар. Мобилизацияләнгәннәргә "Ярдәм янәшә!" программасы буенча район халкыннан гуманитар ярдәм чаралары хисабына сатып алынган заманча рация һәм профессиональ квадрокоптеры тапшырылды. 

Шулай ук аларга районның кадет интернаты һәм гомумбелем мәктәпләре укучылары тарафыннан патриотик рухтагы  хатлар тапшырылды.

Районның барлык халкына һәм әлеге  игелекле эштә актив катнашуларга һәм күрсәткән ярдәмнәре өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International