Балалар сәнгать мәктәбенең концерт залында "Этюдлар бәйрәме" концерты булды. Бу чарада фортепиано, халык, сәнгать һәм хореография бүлегенең этюдлар конкурсында I, II һәм III дәрәҗә лауреат булган укучылар катнаштылар. Укучылар тамашачыларга үзләренең талантларын күрсәттеләр. Концерт тамашачылар өчен дә, укучыларның үзләре өчен дә яхшы кәеф һәм күңелле тәэсирләр бүләк итте. Һәр катнашучы дипломнар белән бүләкләнде. Концертка мәктәп укучылары һәм әти-әниләр чакырылган иде.
