"Мәктәп укучыларын олимпиадаларда һәм интеллектуаль марафоннарда катнашуга нәтиҗәле әзерләүне оештыру" темасына семинар

2022 елның 28 октябре, җомга

2022 елның 28 октябрендә Чистай муниципаль районы 3 нче гимназиясе базасында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү идарәсе башлыгы Алексеева Т.Г. һәм "Республика олимпиада үзәге" директоры Исламова Г.И. катнашында "Мәктәп укучыларын олимпиадаларда һәм интеллектуаль марафоннарда катнашуга нәтиҗәле әзерләүне оештыру" темасына Республика семинары булды. Семинарда мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары, гуманитар цикл буенча методист, Чирмешән лицееның рус теле укытучысы катнашты. Муниципаль районнарда олимпиада хәрәкәтен үстерү, олимпиадаларга әзерлек дәрәҗәсен күтәрү мәсьәләләре каралды, Чистай муниципаль районының сәләтле балалар белән эшләү тәҗрибәсе тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International