Татарстан мәгариф оешмаларында укучыларны әйләнә – тирәлекнең экологик торышын өйрәнүгә җәлеп итү, аны саклау максатыннан 29 октябрьдә Яр Чаллы шәһәренең 4 нче Балалар экология-биология үзәге өстәмә белем бирү муниципаль автоном оешмасында «Экология, шәһәр һәм без» Республика фәнни-гамәли экологик конференциясе үтте.
Әккәрәй урта мәктәбенең биология укытучысы Н.П. Романовский җитәкчелегендә, 9 нчы сыйныф укучысы Еферова Сильвия конференциядә катнашты һәм призер булды. Ул "Шәһәр һәм су экологиясе" номинациясендә 3 нче урынны алды, диплом белән бүләкләнде.
.png)