Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Метшин Айдар Рәис улы Чирмешән муниципаль районына эш визиты белән килде. Визит барышында Айдар Рәис улы Чирмешән лицеенда булды, анда ул Россия Федерациясенең "мәгарифне үстерү" дәүләт мәктәптә белем бирү системаларын модернизацияләү программасы буенча мәктәпне капиталь ремонтлау нәтиҗәләре белән танышты.
Район объектлары белән танышканнан соң Айдар Рәис улы "Бердәм Россия"партиясенең иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте.
Депутатка дүрт райондашыбызның сораулары бар иде. Кемдер шәхси гозер белән килгән, икенчеләре уртак мәнфәгатьләрне белдерде. Әйтик, Әмир авылы буасына капиталь ремонт таләп ителә. Барлык документлары әзер булса да, инде 4 ел дәвамында махсус программага эләгә алмыйлар икән.
- Мин бу мәсьәләгә кушылырмын, ярдәм итәргә тырышырмын, - диде депутат.
1 нче Чирмешән мәктәбендә ачылган, татарча тәрбия бирүче сыйныфларга интерактив җиһазлар кирәк, лицейда спорт заллары ремонтына финанс ярдәме таләп ителә. Туймәт авылыннан килгән бер ханымның ире авыру, карауга мохтаҗ булса да, уллары мобилизациягә эләккән. Кабул итүдә яңгыраган шушы һәм башка сораулар уңай җавап алды. Гомумән алганда, чирмешәнлеләрнең мөрәҗәгатьләре канәгатьләндерелеп, алар депутатка бик рәхмәтле калды. Айдар Рәис улы һәркемне игътибар белән тыңлады, тәкъдимнәр һәм киңәшләр бирде, проблемаларны чишү юлларын әйтте, барлык сорауларны да үз контроленә алды.