Халыклар бердәмлеге көне алдыннан Чирмешәннең 2нче мәктәбендә «Барысына да бер ил» дип исемләнгән уен программасы оештырылды. Аның барышында укучылар Халыклар бердәмлеге көне бәйрәме тарихы, «болганчык» вакытның тарихи фактлары, Россия дәүләтчелегенең формалашуына ярдәм иткән төп тарихи персонажлар белән таныштылар. Чарада катнашучылар шулай ук Россия Федерациясе гимнында югалган сүзләрне керттеләр, «Шифрлау» биремендә шифрланган мәкальләр чиштеләр.
