2022 елның 2 ноябрендә Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районы авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренең киңәшмәсе узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе - Айбатов Р. Т., Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районы башлыгы урынбасары - Җамалетдинов Г.М., Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы-Гатин М. З., Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министрлыгының Чирмешән районы буенча бүлек башлыгы А. Ф. Газимов, Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять директорлары, КФХ башлыклары һәм АХК рәисләре катнашты.
2022 елгы урып-җыю компаниясенә, көзге кыр эшләренә һәм авыл хуҗалыгында игенчелек һәм терлекчелек тармакларында булган проблемаларны хәл итү хакында сөйләштеләр.