Бөтендөнья татар конгрессының Чирмешән филиалының "Ак Калфак" татар хатын-кызлар иҗтимагый хәрәкәте җитәкчесе Харисова Гөлгенә Рафаил кызы Чувашия Республикасында Батыр һәм Комсомол районнарында "Өч буын тарбиясендә туганлык мантыйгы" дип аталган пленар утырышта булды.
Чувашия татарларының тормыш рәвеше, көнкүреше, йолалары, гореф-гадәтләре белән таныштылар. Мәчетләрдә, мәхәллә йортында, музейда, мәктәпләрдә булдылар, түгәрәк өстәлдә артында Токай, Урмай, Татар Сугуты һәм Шыгырдан авылларында "Ак калфак" оешмасының эше белән таныштылар.
