Халыклар бердәмлеге көне

2022 елның 7 ноябре, дүшәмбе

4 ноябрьдә Россиянең барлык почмакларында Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтәләр.

6 ноябрь - Татарстан Республикасы Конституциясе көне.

Бу искиткеч бәйрәм! Безне бергә җыйган тынычлык һәм дуслык бәйрәме. Чирмешән районы территориясендә дистә еллар дәвамында төрле милләт һәм халык вәкилләре дус яши,  гореф-гадәтләрен ихтирам итә. Без бер гаилә.

Шулай итеп, барлык авыл мәдәният йортларында, авыл клубларында безне елдан-ел берләштерә торган әлеге истәлекле даталарга багышланган бәйрәм һәм тематик чаралар узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International