2022 елның 2 ноябрендә Татарстан Республикасы муниципаль методик хезмәтләренең 2021/2022 уку елындагы эшенә йомгак ясау максатыннан, белем сыйфатын бәяләүнең региональ системасын камилләштерү кысаларында район методик берләшмәләре җитәкчеләренең һәм «математика», «физика», «информатика», «химия», «биология», «география», «тарих», «җәмгыять белеме», с гомуми белем бирү предметлары укытучылары белән республика форумы узды. Әлеге чарада безнең районның 8 фән укытучысы катнашты.
Форум барышында 2022 елгы Дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре буенча ачыкланган типик кыенлыклар һәм хаталар нигезендә уку предметларын укытуны оештыруны һәм методикасын камилләштерү мәсьәләләре тикшерелде.
