8 нче ноябрь көнне Чирмешән лицееның 8Б сыйныф укучылары өчен Татарстан Республикасы Конституциясен кабул итү көненә багышланган "Фолкдәрес" үтте. Балалар район мәдәният йортында урнашкан Татарстан халыклары ассамблеясенең Чирмешән районындагы вәкиллегендә булдылар. Балалар милли костюмнар, Чирмешән районында яшәүче халыкларның көнкүреш әйберләре һәм хезмәт кораллары белән таныштылар.
Шулай ук балалар дүрт командага бүленеп викторинада катнашты, алар төрле милләт баш киемнәрен киеп карый алды.
Барыгызны да безнең вәкиллеккә чакырабыз. Сезнең өчен ишекләр һәрвакыт ачык, хөрмәтле чирмешәнлеләр!