Чирмешән полиция хезмәткәрләре дә Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көнен тантаналы төстә билгеләп үттеләр

2022 елның 11 ноябре, җомга

Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көнен Чирмешән сотрудниклары да зурлап билгеләп үттеләр.

Бу чарада район җитәкчесе Рамил Айбатов та катнашты, полиция хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

Бәйрәмнең полиция бинасында үткән рәсми өлешендә иң яхшы хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырдылар.

Нәтиҗәле хезмәтләре өчен һәм һөнәри бәйрәм – Полиция көне уңаеннан,  Россия Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы буенча бүлек начальнигы урынбасары – тикшерү төркеме начальнигы, юстиция капитаны Александр Мордвиновка, участок уполномоченные, полициянең кече лейтенанты Нияз Гыйләҗевка, бухгалтер Мария Ермишовага, кадрлар буенча белгеч Наилә Мәссаровага муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатлары бирелде.

Җинаятьчеләрне эзләү бүлегенең өлкән оперуполномоченные, полиция майоры Рәйханә Хафизова, өлкән участок уполномоченные, полиция майоры Сергей Баляев, участок уполномоченные, полиция капитаны Сергей Кашаев, ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы, полиция майоры Рәмис Шәкүров, криминаль төркеме эксперты, полиция майоры Марат Кәбиров, кизү часте хезмәткәре, полиция старшинасы Ильшат Задәйханов “Хезмәттәге казанышлары өчен” медальләре белән бүләкләделәр.

Чирмешән полиция бүлекчәсендә ел саен иң яхшы сотрудникка хезмәт вазифаларын башкарганда һәлак булган хезмәттәшләре Мирсәет Кәбиров исемендәге премия бирелә. Быел әлеге бүләкне җинаятьчеләрне эзләү бүлегенең өлкән оперуполномоченные, полиция майоры Ильшат Галимов алды.

 

Тулырак: http://nashcheremshan.ru/news/bayramnar/cirmesannen-policiia-xezmatkarlare-honari-bairamnare-unaennan-bulaklar-aldylar

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International