Балалар сәнгать мәктәбенең декоратив-гамәли сәнгать бүлеге укытучысы Шәфыйкова Рәмзия Ринат кызы пыялага рәсем ясау буенча мастер-класс үткәрде. Мастер-класста катнашучылар үз эшләнмәләрен бик теләп һәм кызыксынып ясадылар. Витражлы буяуның төп алымнарын үзләштергәннәр, буяуларны сайлап алырга өйрәнгәннәр, бу осталыкның серләрен белгәннәр.
