27-28 октябрьдә Мәскәүдә «Сәләтле ата-аналар мәктәбе» гаилә тәрбиясе мәсьәләләре буенча VII Бөтенроссия конференциясе узды.
Әлеге конференциядә Чирмешән районын һәм Татарстан Республикасын ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Республика ата - аналар Советында вәкил Ханова Диләрә Даут кызы тәкъдим итте. Диләрә Ханова "Нәфис ана: барысы да синнән башлана" дигән темага эксперт булып чыгыш ясады, этикет буенча шәхси консультацияләр үткәрде.
Конференция материаллары "Современное дошкольное образование" бөтенроссия журналында яктыртылды.
Бу конференциядә бөтен илдән 7000 нән артык ата-аналар оффлайн һәм онлайн форматта катнаштылар.