13 ноябрьдә районыбызның 11нче сыйныф укучылары Алабуга шәһәренең «Казан федераль университеты»на ачык ишекләр көненә бардылар. Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен университет буенча экскурсия оештырылды. Актлар залында югары уку йортына керү һәм уку шартлары турында сөйләделәр. Университет волонтерлары һәм гидлары шәһәрнең тарихи урыннары буенча экскурсиясе оештырдылар, Пушкин картасы буенча укучылар И.Шишкин һәм М. Цветаеваның музей-йортларында булдылар.
