«Тату класс серләре» республика конкурсында катнашучыларның профильле сменасында 1нче Чирмешән урта мәктәбенең 9а классы да булды

2022 елның 14 ноябре, дүшәмбе

8 ноябрьдән 14 ноябрьгә кадәр республиканың Яшел Үзән районында урнашкан «Мирас-Наследие» балалар сәламәтләндерү лагерьларының берсендә ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы «Тату класс серләре» республика конкурсында катнашучыларның профильле сменасын оештырды. Сменага конкурс финалистлары - Әлмәт, Лаеш, Әгерҗе, Казан, Азнакай, Саба районнары мәктәпләре укучылары һәм сыйныф җитәкчеләре чакырылган иде. Профильле сменада безнең дус, бердәм 1нче Чирмешән урта мәктәбенең 9а классы, сыйныф җитәкчесе Юрина Н.В.да катнашты. Укучылар өчен мастер-класслар, флешмоблар, викториналар һәм конкурслар оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International