Район мәгариф бүлеге югары уку йортлары вәкилләре белән профориентацион очрашулар циклы үткәрүне дәвам итә. 15 ноябрьдә 1нче Чирмешән урта мәктәбендә өлкән сыйныф укучылары «Казан дәүләт аграр университеты» һәм «Казан дәүләт ветеринария академиясе» вәкилләре белән очрашты. 16 ноябрьдә район мәдәният йортында Воронеж Хәрби-һава академиясе һәм Казан кооператив институты вәкилләре чыгыш ясады. Алар югары уку йортлары турында видеофильмнар, презентацияләр күрсәттеләр. Укучыларны укырга керү шартлары һәм белгечлекләр белән таныштырдылар.