Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә:
2022 елның 17 ноябре 18 сәгатьтән 18 ноябрь 18 сәгатҗкә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.
2022 елның 17 ноябрь кичендә, 18 ноябрь төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:
- көчле кар;
- буран;
- 18 м/с ка кадәр көчле җиле;
- юлларда кар көртләре барлыкка килү, бозлавык.